Барлык яңалыклар
Новости
25 сентябрь 2020, 16:35

Экологик фикерләү балачактан формалаша

Башкортстан мәгариф учреждениеләрендә калдыкларны аерым җыю өчен контейнерлар урнаштыралар

Бу гамәл Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбировның калдыкларны күпләп җыюны этаплап кертү турындагы күрсәтмәсе нигезендә мөмкин булды. Проектның кураторлары – Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы, Башкортстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы.
Республика мәгарифенең 150 учреждениесе кәгазь, пластик һәм башка калдыкларны аерым җыю өчен 200дән артык контейнер комплекты алды инде. Сентябрь ахырына кадәр республиканың төньяк-көнбатышында һәм төньяк-көнчыгышында урнашкан район үзәкләрендәге 250 мәктәп 599 комплект алачак.
– Мәгариф учреждениеләрендә калдыкларны аерым җыюны кертү – калдыклар белән дөрес эш итү юлында бик мөһим адым, чөнки нәкъ менә балачактан экологик фикерләү формалаша һәм үсеп килүче буынның экологик грамоталыгы арта, – дип билгеләде Башкортстан Республикасының Табигатьтән файдалану һәм экология министры вазыйфаларын башкаручы Нияз Фазылов. – Миллионнарча мәктәп укучылары көндәлек тормыш өчен кирәкле иң мөһим күнекмәләрне үзләштерәчәкләр, шулай ук калдыкларны аерырга һәм аларның гадәти чүп түгел, ә эшкәртү өчен чимал икәнлеген күрергә өйрәнәчәкләр.
Бу мөһим яңалыклар Бәләбәй мәктәпләрен дә читләтеп узмады. Республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы калдыкларны аерым җыю өчен 3 савыттан торган 14 комплект җибәрде. Алар Татар һәм Чуваш гимназияләрендә, начар күрүчеләр һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән өчен коррекцион мәктәпләрдә урнаштырылды. Мәгариф идарәсе мәгълүматы буенча, калган комплектлар Бәләбәй шәһәре мәктәпләрендә шушы елның сентябрь ахырына кадәр урнаштырылачак.
Светлана Шириня әзерләде.
Читайте нас: