Барлык яңалыклар
Новости
25 сентябрь 2020, 12:30

Ихаталар яңара

Өйдә, ихатада тәртип булганда, һәркемгә рәхәт. Ә күпфатирлы йортларда яшәүчеләр өчен гомуми ихата – ул тулы бер мәдәни киңлек. Монда балалар уйный, күршеләр аралаша. Ишегалдының тышкы күренеше бу йортларда яшәүчеләр турында сөйли

Приютово бистәсендә "Башкорт ихаталары" республика программасы кысаларында йорт яны территориясен ремонтлауны төгәлләүгә багышланган бәйрәм узды.
Магистраль урамындагы өч йортта яшәүчеләр шатланып тигез юлларны үзләштерәләр, ә машина хуҗалары яңа урынга автомобильләрен куялар. Әллә кайдан балкып торган балалар шәһәрчеге кечкенәләрне кызыктыра.
– Дөресен генә әйткәндә, биредә бик күп эш башкарылды, – диде "Атлант" идарәче компаниясе" җәмгыятенең генераль директоры Сергей Карасев. – Магистраль урамындагы 11, 15 һәм 15-1нче йортларның һәм Свердлов урамындагы 12нче йортларның ишегалды территорияләрен комплекслы төзекләндерү эшләре бюджеты 11 млн сумнан артып китте. Югары сыйфатлы җәяүлеләр юллары эшләнгән, подъездлар яны җиһазландырылган, йорт тирәсендәге автомобиль юлларына капиталь ремонт ясалган, машина кую урыннары төзекләндерелгән. Ишегалды уртасына бик матур балалар мәйданчыгы төзеделәр, алар имин өслекле, уңайлы беседка ясадылар. Уңдырышлы җир алып килеп, балалар мәйданчыгы тирәли газон үләне чәчкәннәр.
Ишегалдын яктырту өчен унике яктырткыч куйганнар, һәр подъезд янына эскәмияләр урнаштырганнар.
– Муниципаль район хакимияте башлыгы исеменнән, торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы исеменнән сезне шундый озак көтелгән, шатлыклы вакыйга – сезнең матур, ямьле ишегалдыгызны ачу белән котлыйм, – диде МР хакимияте башлыгы урынбасары Наил Гомәров. – Ул барыбызның да уртак хезмәте – халык инициативасы, йортлар буенча өлкәннәрнең тырышлыгы, Приютово бистәсе хакимиятенең оешкан төстә эшләве нәтиҗәсе. Сезгә монда уңайлы булыр, бу мәйдан вакытлар үтү белән тагын да матураер, дип уйлыйм.
Халыкны шулай ук Бәләбәй муниципаль районы Приютово бистәсе хакимияте башлыгы Лилия Юнысова, Бәләбәй муниципаль районы Приютово бистәсе советы рәисе Олег Щербаков, депутат Филүс Арсланов, Приютово бистәсенең шәрәфле шәхесе Виктор Никулин котлады.
Бәйрәм бергәләшеп дусларча чәй эчү белән тәмамланды.
Гөлнара Мурзина.
Читайте нас: