Барлык яңалыклар
Новости
25 сентябрь 2020, 19:05

Мәктәп стоматологиясе

Башкортстанда “Взлетай!” мәгариф проектының “Сәламәт елмаю” модулен гамәлгә ашыру кысаларында 2019-2020 елларда 65 мәктәптә стамотология кабинеты ачылды

Сәламәтлек саклау министры Максим Забелинның Хөкүмәттәге оператив киңәшмәдә ясаган чыгышына караганда, 2020 елның беренче кварталында үткәрелгән планлы санация нәтиҗәләре буенча, белгечләр 11 меңнән артык укучыны караган. Аннан күренүенчә, һәр өч баланың икесенә тешләрне дәвалау кирәк булган.
500дән 700гә кадәр кеше яшәгән авыллардагы мәктәпләрдә яңа стомат кабинетлар ачу эше дәвам итәчәк. “…Авыл мәктәпләре балаларны дәвалау өчен база ноктасы булсын”, – дип ачыклык кертте республика башлыга Радий Хәбиров.
Исегезгә төшерәбез, Бәләбәйдә, әлеге проект кысаларында Башкорт гимназия-интернаты базасында 2019 елдан бирле стоматологик авырулары булган балаларга хезмәт күрсәтә торган теш кабинеты эшли.
Светлана Шириня әзерләде.
Читайте нас: