Барлык яңалыклар
Новости
26 сентябрь 2020, 11:15

Русиядә счетчикларны тикшерүнең яңа кагыйдәләре гамәлгә керде

Тикшерү нәтиҗәләре «Аршин» хезмәте реестрына кертеләчәк

Русиядә бүгеннән счетчикларны яңа кагыйдәләр буенча тикшерә башлыйлар. Хәзер «Аршин» электрон теркәү хезмәте бердәнбер юридик яктан әһәмияткә ия дәлил булачак. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
«Үлчәүләр бердәмлеген тәэмин итү буенча федераль мәгълүмат фондына („Аршин“ электрон теркәү хезмәте) күрсәткечләрне тапшырмыйча, метрологик эшләрнең нәтиҗәсе гамәлдә булмаячак», — дип аңлаткан Росстандарт җитәкчесе Алексей Абрамов.
Приборны тикшергәннән соң алынган мәгълүматны белгеч бер тәүлек эчендә «Аршин» хезмәте реестрына кертергә тиеш.
Счетчик хуҗасы үлчәү нәтиҗәләрен карау өчен рееестрның махсус бүлеген куллана ала. Биредә кирәкле мәгълүматны карау өчен приборның завод номерын кертергә кирәк.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: