Барлык яңалыклар
Новости
27 сентябрь 2020, 20:25

Ана капиталы – балаларны укытуга

Кануннар нигезендә, ана (гаилә) капиталын 25 яшьтән артмаган балаларга белем бирүгә кулланырга мөмкин

Ана капиталын көллияттә, техникумда яисә югары уку йортында белем алуга файдаланырга була. Мондый мөмкинлек сертификатка хокук биргән балага 3 яшь тулгач кына үз көченә керә. Исегезгә төшерәбез, гариза гражданнарның шәхси кабинеты аша ПФР сайтында, дәүләт хезмәтләре порталы яки ПФР һәм МФЦ клиент хезмәтләрендә бирелә.
– Бәләбәй районында ана капиталы белән балаларга белем бирүгә 354 сертификат иясе мөрәҗәгать итте инде. Закон гамәлгә ашырыла башлаганнан бирле бу максатларга 15,3 млн сум акча күчерелгән, шуларның 1,4 миллионы – агымдагы елда, – дип хәбәр иттеләр Бәләбәй районы һәм Бәләбәй шәһәре Пенсия фонды идарәсендә.
2020 елда дәүләт ярдәме күләме түбәндәгечә тәшкил итә:
– 2020 елның 1 гыйнварына кадәр икенче (аннан соңгы балалар) туган яисә уллыкка алынган һәм ана капиталы акчаларыннан файдаланмаган гаиләләр өчен 466 617 сум;
– 2020 елның 1 гыйнварыннан башлап беренче бала туган яисә уллыкка алынган гаиләләр өчен 466 617 сум;
– 2020 елдан икенче бала туган гаиләләр өчен ана капиталы өстәмә рәвештә 150 мең сумга арта һәм барлыгы 616 617 сум тәшкил итә. Шундый ук сумма, элек гаиләнең ана капиталына хокугы булмаса, 2020 елның 1 гыйнварыннан башлап, бала тапкан яки уллыкка алынган өченче, дүртенче һәм аннан соңгы бала өчен дә каралган (мәсәлән, беренче ике бала ана капиталы кертелгәнче – 2007 елның 1 гыйнварына кадәр дөньяга килсә).
Шулай ук ана капиталы ярдәмендә укучының тулай торакта яшәве һәм баланың балалар бакчасына йөрүе өчен дә түләргә мөмкин. Соңгы очракта сертификатка хокук биргән балага өч яшь тулуны көтмәскә дә була.
Светлана Шириня әзерләде.
Читайте нас: