Барлык яңалыклар
Новости
27 сентябрь 2020, 12:20

Кеше номерларын куймагыз!

Эчке эшләр министрлыгының Юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт инспекциясе идарәсе башлыгы Динар Гыйльметдинов социаль челтәрләрдәге үз битендә автомобиль номерларына кагылышлы кайбер мәсәләләр турында сөйләде

Безнең юлларыбыздан көненә меңнәрчә транспорт чаралары уза. Баш автоинспектор әйтүенчә, видеотеркәү камералары гаять зур агым арасында автомобильне төгәл идентификацияли алсын өчен дәүләт теркәве билгеләрен барлык транспорт чараларына дөрес урнаштырырга кирәк.
Динар Гыйльметдинов сүзләренә караганда, кызганычка каршы, кайбер автоһәвәскәрләр тизлекне арттыру өчен җәзадан, үзләренең автомобильләренә башка машина номерын куеп, качарга өметләнә икән. Ләкин бу алай түгел. Әгәр дә машина йөртүчене туктатып, аның чит автомобиль номерларын урнаштыруын ачыкласалар, физик затлар өчен 2 500 сум һәм юридик затлар өчен 500 000 сум штраф каралган.
Шушыларга өстәп, үз автомобиленә чит дәүләт теркәве билгеләрен куеп идарә иткән транспорт чарасы хуҗасына 6 айдан 12 айга кадәр машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителү каралган.
Марина Прохорова әзерләде.
Читайте нас: