gismeteo.ru порталы мәгълүматларына ярашлы, 28 сентябрьдән 9 октябрьгә тиклем республиканың үзәк районнарында һава көндез +16 градускача җылына, төнлә термометр баганасы +4тән түбән төшми. Алдагы ике атна кояшлы була, 6 октябрьдә Уфада бераз яңгыр явуы ихтимал. Җилнең талгын, секундына 4-8 метр тизлектә исүе көтелә.
10 октябрьдән Башкортстанда һава торышы бозыла. Күкне болытлар каплый, пыскак яңгыр ява башлый. Октябрьнең икенче яртысында көндез нык салкынайта, төнлә термометр баганасы нульдән түбәнәюе мөмкин.