Барлык яңалыклар
Новости
29 сентябрь 2020, 14:15

Республикада «Авыл тренеры» программасы буенча акчалата сертификатлар тапшырыла башлады

«Авыл тренеры» программасы чикләрендә акчалата сертификат тапшырдым, – дип язды Башкортстан Республикасы Хөкүмәте премьер-министры Андрей Назаров социаль челтәрдәге сәхифәсендә

–Илдә мондый программалар юк. Максатыбыз – шәһәрдән тыш, авылда да спортны үстерү. Хәтерегезгә төшерәм, бездә халыкның 40 проценты авылларда яши, шуңа күрә шәһәрдә генә түгел, авылда да уңайлы шартлар тәэмин итәргә тиешбез. Ә яраткан эше белән шөгыльләнсен, күзләре янып торсын өчен балаларны секциягә, әйбәт тренерга йөртү мөмкинлегенең булмавы уңайлы тормышмы соң?».
Әлеге вакытта спортның 11 төре буенча тәүге 15 тренер билгеләнгән дә инде. Аларга ел азагына тиклем 600 мең сум бирелә. Андрей Назаров сүзләренчә, бу башлангыч киләсе елда да дәвам итә.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы. Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: