Бу саннарны Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышында демографиягә багышланган парламент тыңлауларында Мәгариф һәм фән министры Айбулат Хажин игълан итте. 15 сентябрьгә мәгълүматлар буенча, 67 укытучыда һәм укучыда шушы инфекция табылган. Уку елы башында яңа коронавирус инфекциясен йоктыру аркасында 323 укучы дистанцияле укытуга күчерелгән. Министр сүзләренчә, республикада 490 мең баланың укуын исәпкә алганда, бу сан куркыныч түгел.