Барлык яңалыклар
Новости
30 сентябрь 2020, 14:20

Республикада 18 меңнән артык кеше озын гомерле дип исәпләнә

Өлкән яшьтәгеләрнең барлык саныннан 623 мең кеше – 60-74, 207 меңе – 75-89 яшьтә. 18 меңнән артык кеше озын гомерлеләр яшенә җиткән – 90 яшьтә һәм аннан өлкәнрәк

Башкортстанда 60 яшьтән өлкәннәрнең өлеше ел башына 21% тәшкил иткән.
Былтыргы йомгаклар буенча, республикада халыкның гомер озынлыгы күрсәткече – 72 яшь.
2020 елның башында шәһәрләрдә 60 яшьне узган 497 меңгә якын кеше яшәгән, авыл җирендә исә 352 мең кеше булган.
Бөтен дөньядагы кебек үк, олылар арасында хатын-кызлар ир-егетләргә караганда күбрәк. Безнең республикада 60 яшьтән өлкәнрәк 533 мең хатын-кыз һәм 316 мең ир-егет исәпләнә. Ир-егетләрнең азлыгы тәү чиратта алар арасында үлем очракларының югары булуына бәйле. Былтыр республикада ир-егетләрнең һәм хатын-кызларның көтелгән гомер озынлыгы арасында аерма 10,7 яшь тәшкил иткән.
Олы яшьтә булуларына карамастан, никахка керүчеләр дә күп. Мәсәлән, 2019 елда 60 яшьтә һәм аннан өлкәнрәк 700 ир-егет һәм 424 хатын-кыз өйләнешкән. Алар арасыннан 69 ир-егет һәм 43 хатын-кыз беркайчан да никахта тормаган.
2018 елда халыкның яшәү шартларын күзәтү йомгаклары буенча, эшкә сәләтле яшьтәге өлкәннәрнең 68% – үзләренең сәламәтлеген канәгатьләнерлек, 25% артыгы мөшкел дип исәпли. Хаклы ялдагыларның 58% күбрәге хроник чирләрдән җәфалана.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы. Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: