Барлык яңалыклар
Новости
30 сентябрь 2020, 12:25

Республикада көзге каникул ун көн дәвам итәчәк

Республикада көзге каникул 26 октябрьдә башлана. Бу хакта Башкортстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр

«Республика укучыларының 10 көнлек көзге каникулы 2020 елның 26 октябрендә башлана», — дип белдерделәр Башкортстанның Мәгариф министрлыгында.
Балалар 4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көненнән соң гына мәктәпкә бара.
Моннан алда киң мәгълүмат чаралары Мәскәүдә каникулның 5 октябрьдә башланып, ике атна дәвам итәчәге турында хәбәр иткән иде. Башкала мэры сүзләренчә, каникул вакытында дистанцион дәресләр булмый, теләгән укучылар яңа материалны үзләре өйрәнеп, үтелгәннәрне кабатлый ала.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы. Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: