Барлык яңалыклар
Новости
1 октябрь 2020, 17:40

1 октябрь – Олы яшьтәгеләр көне

Аның рәсми булмаган исеме – Изгелек һәм ихтирам көне

Бу дата 1991 елда Берләшкән Милләтләр Оешмасының Генераль Ассамблеясе карарына ярашлы барлыкка килә. Русиядә ул 1992 елдан билгеләнә. Ул олы яшьтәге кешеләргә игътибарның, аларның хезмәтләрен тануның, рәхмәт белдерүнең һәм өлкән буынга ихтирам күрсәтүнең аерым көне ул. Бәйрәмнең максаты – олы яшьтәгеләрнең проблемаларына җәмәгатьчелек игътибарын көчәйтү, өлкәннәрне актив тормышка җәлеп итү өчен чаралар күрү.
Гадәттәгечә, республиканың район-шәһәрләрендә бүген өлкән буын вәкилләрен тәбрикләү тантаналары үтә, мәдәни программалар, бәйрәм табыннары оештырыла.
Читайте нас: