Барлык яңалыклар
Новости
2 октябрь 2020, 10:45

Бүген Русиядә гадәттән тыш хәл турында хәбәр итү сиреналары «телгә» киләчәк

Хәбәр итү системалары гражданнар оборонасы буенча гомумрусия күнекмәләре кысасында тикшереләчәк

Бүген Русиядә гражданнар оборонасы буенча гомуми күнекмәләр кысасында гадәттән тыш хәл турында хәбәр итү сиреналарын кабызачаклар. Бу хакта ТАСС агентлыгы РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.
«2 октябрьдә электр сиреналарын һәм репродукторларны эшләтү күздә тотыла. Аларны кабызуның төгәл вакыты төбәк башлыклары тарафыннан билгеләнәчәк», - дип белдерделәр ведомствода.
Хәбәр итү системалары гражданнар оборонасы буенча гомумроссия күнекмәләре кысасында тикшереләчәк. Кайбер төбәкләрдә телевидение һәм радио сигналы алыштырылачак. «Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы гражданнарга тынычлыкны саклауны сорап мөрәҗәгать итә. Әлеге чара планлы рәвештә үткәрелә», - дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.
Һәр төбәктә әлеге җирлеккә хас гадәттән тыш хәлләрдә ничек эш итәргә кирәклегенә игътибар биреләчәк.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: