Барлык яңалыклар
Новости
2 октябрь 2020, 14:20

Әбисенә барып җитмәгән

2020 елның 28 сентябрендә Башкортстан юлларында тугыз автомобиль авариясе теркәлгән, аларда бер кеше һәлак булган һәм ун кеше җәрәхәтләнгән

Бәләбәй шәһәренең Кызылармиячеләр урамыннан узып баручы машина йөртүчеләрнең һәм пассажирларның игътибарын юл читендә ятучы автомобиль җәлеп итте. Бераздан аның янына полиция һәм "ашыгыч ярдәм" машинасы да килеп җитте.
Башкортстан Республикасы буенча Дәүләт автоинспекциясе сайтында хәбәр ителгәнчә, 25 яшьлек исерек егет 75 яшьлек әбине бәрдергән. Шуннан соң автомобиль кюветка төшеп киткән һәм ауган. Каза күрүче медучреждениегә транспортировка вакытында үлгән.
Машина йөртүче транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән булган икән. Алкотектор әле дә аның канында 1,439 мг алкогольнең булуын күрсәтте.
Машина йөртүче сүзләренчә, ул әбисе янына барып җитү өчен такси чакырта алмаган һәм руль артына исерек килеш үзе утырган.
Светлана Шириня әзерләде.
Фото ачык чыганаклардан алынды.
Читайте нас: