Барлык яңалыклар
Новости
3 октябрь 2020, 10:50

Чиләбедә шагыйрь Габдулла Тукайга һәйкәл ачылды

Чиләбедә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл ачу тантанасы узды

Чарада Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, Чиләбе өлкәсе губернаторы Алексей Текслер да катнашты.
Рөстәм Миңнеханов Чиләбе өлкәсендә яшәүче татарларга милли мәдәниятне һәм традицияләрне саклап калуның бик мөһим булуын искәртте.
Алексей Текслер Габдулла Тукай биографиясендә Чиләбе белән дә бәйле бит бар – шагыйрь 1912 елда Чиләбе өлкәсендә булган, диде. «Бездә күп милләтле Көньяк Урал халкы тату яши һәм без бу дуслыкны бик югары бәялибез», – диде губернатор.
Һәйкәл авторы – Русиянең атказанган рәссамы, скульптор Александр Лохтачев.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов һәм Алексей Текслер татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил һәйкәленә дә чәчәкләр салды.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: