Барлык яңалыклар
Новости
4 октябрь 2020, 12:10

Башкортстанда синоптиклар октябрь аена һава торышына фараз белән таныштырды

Башкортстанда октябрь ае гадәттәгегә караганда бер-ике градуска җылырак була

Русия Гидрометеорология үзәге синоптиклары мәгълүматлары буенча, көзнең икенче аенда илнең барлык төбәкләрендә дә һава температурасы нормадан югарырак була.
Шулай ук белгечләр Башкортстанда, Русиянең күпчелек өлешендәге кебек үк, октябрьдә явым-төшемнең нормадан азрак булачагы турында хәбәр итте. Ягъни республикада койма яңгырлар көтелми.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы. Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: