Барлык яңалыклар
Новости
4 октябрь 2020, 18:20

Республикада 44 меңнән артык педагог Укытучы көнен билгели

Башкортстанда 44 меңнән артык педагог 5 октябрьдә Укытучы көнен билгели

Республиканың мәгариф өлкәсендә барысы 115 мең чамасы хезмәткәр эшли, дип исәпләп чыгарды Башстат. Мәктәпләрдә – 33,9 мең, урта махсус уку йортларында – 4,6 мең укытучы, югары уку йортларында – 4,9 мең профессор-укытучы исәпләнә.
Мәктәп укытучылары арасында 92% – югары белемле. Урта махсус уку йортлары укытучылары арасында 156сы – фән кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә, 16сы – доцент гыйльми исеменә ия. Югары уку йортларында 819 укытучы – фән докторы, 3032се – фән кандидаты, 542се – профессор, 1852се – доцент.
Мәктәп укытучыларының күпчелеге хатын-кызлар – 88%, урта махсус уку йортларында белем биргән гүзәл зат вәкилләре – 79%, вузларда – 58%. Мәктәпләрдә һәр икенче педагогның 20 елдан артык эш тәҗрибәсе бар.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы. Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: