Барлык яңалыклар
Новости
5 октябрь 2020, 10:40

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров укытучыларны бәйрәм белән котлады

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров укытучыларны һөнәри бәйрәме белән котлады

«Сезне Укытучылар көне белән ихлас котлыйм! Бу барысының да яраткан бәйрәме, чөнки һәр беребезнең тормышы мәгариф белән бәйле. Яшьләребез әти-әниләрнең изге теләкләре, мәктәп һәм югары уку йорты укытучылары биргән белем, остазларның тырышлыгы белән зур тормышка юл сала. Сухомлинскийның «Йөрәгемне балаларга бирәм» дигән сүзләре сезнең бәһаләп бетергесез хезмәтегезнең асылын тулысынча ачып бирә. Хәзерге заман укытучысы эрудицияле, укучыларны яратырга, балаларны үзаллы фикер йөртергә өйрәтергә һәм үз өстендә даими эшләргә тиеш. Балаларның аның белән бер дулкында булуы, дуслашырга, иҗат итәргә өйрәнүе мөһим. Шушыларның бергә туры килүе – уңышлы белем бирүнең нигезе. Коронавирус инфекциясе таралу хәвефе шартларында укытучылар үз бурычына җаваплы карый. Зинһар өчен, үзегезне саклагыз һәм табибларның киңәшен тотыгыз.
Дәртле хезмәтегез артабан да туган республикабызның чәчкә атуы өчен хезмәт итсен. Сезгә ныклы саулык, иминлек һәм изгелек телим», диелә котлауда.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы. Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: