Барлык яңалыклар
Новости
5 октябрь 2020, 15:20

Радик Юльякшин Башкортстан Хакимиятендә яңа вазыйфага билгеләнде

Элвин Грей исеме белән җырлаучы артист Радий Хәбировның киңәшчесе булачак

Радик Юльякшин Башкортстан Башлыгының мәдәниятне һәм яшьләр сәясәтен үстерү мәсьәләләре буенча киңәшчесе булачак. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте
Элвин Грей исеме белән танылган җырчы Радик Юлъякшин әлеге вазыйфаны җәмәгать эше буларак башкарачак.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров шул хакта карарны имзалаган. Бу турыда ул республика Хакимиятенең оператив киңәшмәсендә әйткән.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: