Барлык яңалыклар
Новости
5 октябрь 2020, 12:30

Укытучыларымны – Укытучылар көне белән!

Бу дөньяда ярты гасыр яшәсәм дә, һаман укытучыларымны сагынып искә алам

Чын мәгънәсендә хәреф танырга өйрәткән беренче укытучым Зәйтүнә апа Бакирова. Яраткан укытучым Галия апа Садыйкова. География фәненә мәхәббәт уяткан Кәримә апа Гомәрова. Изге күңелле Наилә апа Галимуллина. Олпат Айрат абый Фазлетдинов. Габидә апа Еркеева. Валентин абый Шәймиев. Мирхәт абый Хөсәенов. Светлана һәм Тамара исемле алман теле укытучыларым.
Башкорт Дәүләт Университетында мин укытучыларымнан бөтенләй уңдым.
Беренче курс. Сентябрь башлары. Горурланып һәм шул ук вакытта бераз оялып та университет коридорыннан китеп барам. Каршыга кафедра җитәкчебез – доцент Үзбәк абый Гыймадиев очрады. “Исәнме, Габдулла!” – дип кулын бирде. Хәлләремне сорашты, “Өйрәнеп буламы, юкмы?”, – дип кызыксынды. Шул чаклардан соң 35 ел үткән, ә мин һаман зур хөрмәт белән Үзбәк абыйны искә төшерәм.
Үзебезнең татар кафедрасыннан да бик уңдым. Алар миңа үз туганнарымдай бик якын. Камил абый Дәүләтшин, Әхәт абый Нигъмәтуллин, Риф абый Мөхәмәтҗанов, Радик абый Сибәгатов, Суфиян абый Поварисов, Бәйнә апа Сәлимгәрәева, Марат абый Шәрипов, Рәүф абый Идрисов, Сәгыйдулла абый Хафизов.
Мыекларым агарса да, маңгайларым сырланса да мин һаман укытучыларымны сагынып искә алам һәм хөрмәт белән алар алдында башымны иям.
Габдулла Вафин.
Читайте нас: