Барлык яңалыклар
Новости
6 октябрь 2020, 20:40

Республикада COVID-19 белән хастаханәгә салынган чирлеләр саны арткан

Соңгы тәүлектә Башкортстанның covid-госпитальләренә яңа коронавирус инфекциясе диагнозы расланган 18 пациент китерелгән. Шулай итеп, әлеге вакытта 102 кеше — стационарда, 684е өйдә дәвалана

Республиканың Сәламәтлек саклау министры Максим Забелин сүзләренчә, пандемия башланганнан алып 9 051 – чир йоктыру, 42 үлем очрагы теркәлгән. Соңгы тәүлектә 15 кеше хастаханәдән чыгарылган.
Башкортстанда көн саен пневмония йоктыру очраклары ачыклана. Тәүлек эчендә 178 яңа пациент, 85е терелгән.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы. Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: