Радий Хәбиров сүзләренчә, каникул вакыты элеккечә кала, әмма аны 3-4 көнгә озайту хакында уйларга мөмкин.
«Балалар күбрәк ял итә алсын, әйдә, шушы турыда уйлагыз», — диде республика Башлыгы.
Ул, шулай ук, республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы хезмәткәрләренә мәктәпләрдәге хәлне һәм битлек режимын үтәүне өйрәнү өчөн район-шәһәрләргә чыгарга кушты.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы. Габдулла Вафин әзерләде.