Барлык яңалыклар
Новости
7 октябрь 2020, 20:30

Башкортстанда 2020 елның Шәһит Ходайбирдин исемендәге премия лауреатлары билгеле булды

Башкортстанда 2020 елның Шәһит Ходайбирдин исемендәге журналистлар премиясе лауреатлары билгеләнде

Быел Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенең Шәһит Ходайбирдин исемендәге премиясенә түбәндәге авторлар лаек булды:
«Молодежная газета» басмасы хәбәрчесе Эмилия Завричко, шушы гәзиттә басылган социаль әһәмиятле темаларга мәкаләләре өчен;
«Йәшлек» гәзите хәбәрчесе Нур Кәзербаев, «Йәшлек» гәзитендә дөнья күргән спорт тематикасына мәкаләләр циклы өчен;
Журналистика ветераны Зөһрә Котлогилдина, «Сугыш балалары сөйли» китабы өчен.
Бүләкләү тантанасы иртәгә, 8 октябрьдә, Республика йортында була.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы. Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: