Барлык яңалыклар
Новости
7 октябрь 2020, 16:20

Путин Русиядә гомер озынлыгы узган 10 ел эчендә 4,5 елга артуы турында белдерде

РФ Президенты вирус эпидемияләре таралу куркынычы янаганда күнекмәләр процессын саклап калырга ярдәм итә торган чаралар комплексы булдырырга кушты

Спорт белән даими рәвештә шөгыльләнүче русиялеләр саны 2009 елдан бирле 2,5 тапкыр арткан һәм 60 миллионга якын кеше тәшкил иткән. Шуның нәтиҗәсе буларак, илдә гомер озынлыгы да арта. Русия Президенты Владимир Путин Физкультура һәм спортны үстерү советы утырышында шулай дип белдерде.
«Русиядә 2009 елдан 2019 елга кадәр уртача гомер озынлыгы 4,5 елга артты. Бу – яхшы күрсәткеч», - дип искәртте Путин. Ул гомер озынлыгы һәм спорт белән шөгыльләнүчеләр саны арту буенча динамиканы саклау кирәклегенә игътибар юнәлтте.
Путин Covid-19 пандемиясенең илдә спортны үстерүгә тискәре йогынты ясавын искәртте. Спорт объектлары ябылуның аяныч нәтиҗәләрен профессиональ атлетлар да, гади гражданнар да сизде. РФ Президенты вирус эпидемияләре таралу куркынычы янаганда күнекмәләр процессын саклап калырга ярдәм итә торган чаралар комплексы булдырырга кушты. Дәүләт башлыгы 2030 елга кадәр Физкультура һәм спортны үстерү стратегиясен төзегәндә шундый чараларны күздә тотарга йөкләмә бирде.
Путин сүзләренчә, яңа стратегиядә мәктәпләр, югары уку йортларында, шулай ук русиялеләрнең эш һәм яшәү урыннарында спорт белән шөгыльләнү өчен тиешле инфраструктура булдыруга да басым ясарга кирәк.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: