Барлык яңалыклар
Новости
7 октябрь 2020, 12:10

Русиядә «гараж амнистиясе» турында закон кабул итәргә җыеналар

Русиядә ел азагына тиклем «гараж амнистиясе» турында закон кабул итәргә җыеналар

Росреестрда аңлатуларынча, аның ярдәмендә җиңеләйтелгән формада гаражга һәм шушы биләмәгә хокук алырга мөмкин. Ведомство мәгълүматларына ярашлы, күп еллар элек үз гаражларын төзегән 3,5 миллионга якын автоһәвәскәр төрле сәбәпләр белән милеккә хокугын теркәүдән мәхрүм булды, шуңа аларны сата, бүләк итә, мирас итеп калдыра, җимергән өчен компенсация ала алмый.
2004 елның 31 декабренә тиклем салынган һәм дәүләт яки муниципаль җирдә урынлашкан гаражлар амнистиягә эләгергә мөмкин.
Хуҗадан моны раслаган документлар таләп ителә, аларның исемлеге соңгарак билгеле була. Шулай ук пай өчен түләү, кооперативта гараж тоту һәм ремонтлау, бүлү турында карар яки гараж сатып алу турында килешү кирәк.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы. Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: