Барлык яңалыклар
Новости
8 октябрь 2020, 10:20

Башкортстанда 25 меңнән артык класс җитәкчесе 5 мең сум түләү алды

Башкортстанда гомум белем бирү оешмаларының 25 меңнән артык класс җитәкчесе 5 мең сум түләү алды, дип хәбәр итте Башкортстан Республикасының Мәгариф министрлыгы

Айлык федераль түләү Русия Федерациясе Президентының 2020 елның 15 гыйнварындагы йөкләмәләрен үтәү максатында Башкортстанда моңа тиклем билгеләнгән республика түләүләренә өстәмә итеп бирелә.
Быел класс җитәкчеләренә өстәп түләү өчен федераль бюджеттан 764,5 миллион сум бүленгән. Киләсе елда шушы максатка федераль субсидия 2161,1 миллион сум була.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы. Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: