Барлык яңалыклар
Новости
9 октябрь 2020, 10:00

Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе тапшырылды

Кичә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров әдәбият, сәнгать, архитектура өлкәсендә Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясен тапшырды

Быелгы лауреатлар: «Беренче Республика» тулы метражлы нәфис фильмы өчен кинорежиссёр Булат Йосыпов һәм Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институты доценты Гөлчәчәк Саламатова; Гүзәл Яхинаның романы буенча «Зөләйха күзләрен ача» һәм Мәҗит Гафури әсәре буенча «Кара йөзләр» спектакьләре өчен Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театрының баш режиссеры Айрат Абушахманов һәм Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрының баш рәссамы Альберт Нестеров; «Туган ил образы – гореф-гадәтләр һәм рухлылык» нәфис әсәрләр циклы өчен рәссам Хатыйп Фазылов.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы. Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: