Документ өлкән буын кешеләренең сәламәтлеген ныгытуга, социаль активлык һәм сәламәт тормыш дәвамлылыгын арттыруга юнәлтелгән чаралар планын үз эченә ала. Юл картасы 2021-24 елларга исәпләнгән.
– "Башкортстанда озын гомерлелек" проекты ике максатны күздә тота. Беренчесе – кеше гомерен озынрак, икенчесе – яхшырак итү, – диде Радий Хәбиров.
Тормыш сыйфатын күтәрү буенча төп чаралар арасында – “Актив озын гомерлелек академиясе” сәламәтлек мәктәпләрен үстерү, өйдә медицина тикшерүләрен оештыру, республиканың эре шәһәрләре һәм район үзәкләре территорияләрендә “Сәламәтлек сукмаклары” иҗтимагый киңлекләрен булдыру. Сәламәтлек саклау оешмаларында халыкны диспансеризацияләүне бердәм үткәрү көне чикләрендә “Көмеш яшь сәгате” барлыкка киләчәк, ул чакта табиблар пенсионерларны һәм ветераннарны гына кабул итәчәк. Зур дәваханәләрдә өлкәннәр өчен лекторийлар старт алачак. Моннан тыш, югары квалификацияле белгечләр бригадалары ерак авылларга барып, анда пациентларны кабул итсен өчен “Сәламәтлек поездлары” практикасын дәвам итү планлаштырыла.
Өлкәннәргә “Өченче буын халык университеты”нда белем бирү программаларын һәм курсларын үстерәчәкләр, аларның санлы һәм финанс грамоталылыгын арттырачаклар. Пенсионерлар, шулай ук, уку һәм һөнәр алу өчен бушлай сертификатлар алачак.
Өлкән буынның сәламәт яшәү озынлыгын арттыруга социаль активлыкны үстерү дә ярдәм итәчәк. “Башкортстанда озын гомерлелек” проектының мөһим юнәлеше туризм булачак. Өлкәннәр өчен төрле авырлыктагы туристик маршрутлар эшләячәк, алар өлкән буынга Башкортстанның матурлыгын, табигатьнең уникаль һәйкәлләрен күрсәтергә, республиканың мәдәни мирасы һәм истәлекле урыннары белән танышырга мөмкинлек бирәчәк.
Светлана Шириня әзерләде.