Барлык яңалыклар
Новости
10 октябрь 2020, 12:20

Әйләнә-тирә мохиткә зыян китергән өчен җәза бирелде

Бәләбәй районара прокуратурасы “ГеоСтрой” җәмгыятендә табигатьне саклау законнарының үтәлешен тикшерде

Оешма рөхсәт документларсыз файдалы казылмалар (известьташ) чыгарган, дип билгеләнде. Әйләнә-тирә мохиткә 60 мең сумнан артык зыян килгән. Ачыкланган хокук бозуларга бәйле рәвештә прокуратура РФ КоАП 7.3 маддәсенең 1 өлеше буенча административ хокук бозу турындагы эш кузгатты, аны карау нәтиҗәләре буенча 30 мең сум күләмендә штраф салынды. Күзәтчелек ведомствосының таләпләре тулы күләмдә канәгатьләндерелгән. Суд актын үтәү район прокуратурасы контролендә тора.
Бәләбәй районара прокуратурасы.
Читайте нас: