Барлык яңалыклар
Новости
11 октябрь 2020, 11:10

11 октябрь – Республика көне

Хөрмәтле якташлар! Сезнең барчагызны да Республика көне белән ихлас күңелдән тәбрик итәм

Бүген Башкортстан – Русия Федерациясенең чәчәк атуына лаеклы өлеш керткән югары үсешкә ирешкән индустриаль һәм аграр төбәк, эре фәнни һәм мәдәни үзәк. Безнең горурланырлык әйберләребез күп: куәтле сәнәгать һәм фәнни база, бай мәдәни традицияләр һәм югары спорт казанышлары, ә иң мөһиме – күпмилләтле республикада тату яшәүче искиткеч, таланлы һәм хезмәт сөючән кешеләр.
Безнең Бәләбәй районы бөтен Башкортстан белән бердәм ритмда яши һәм үсә. Без соңгы елларда Республика белән бергә күп нәрсә эшләдек, әмма бүген безнең алда тагын да җитди бурычлар тора. Барлык хыялларыбызны да үтәргә көчебез җитәр дип ышанам. Безнең төп байлыгыбыз – туган районыбызны тагын да матуррак, ямьлерәк һәм уңайлырак итәргә теләүче бәләбәй җиренең гүзәл кешеләре.
Сезнең хезмәтегез, ватанпәрвәрлегегез һәм туган төбәгегезгә булган мәхәббәтегез өчен ихлас рәхмәтебезне кабул итегез. Алга таба да районыбыз чәчәк атсын, тормышыбыз шатлык, иминлек һәм иртәгесе көнгә ышаныч белән тулсын. Барчагызга да ныклы сәламәтлек, бәхет һәм муллык насыйп булсын! Сезнең изге эшләрегез һәм башлангычларыгыз Башкортстанның чәчәк атуына ярдәм итсен.
Азат Сәхәбиев,
БР Бәләбәй муниципаль районы хакимияте башлыгы вазыйфасын башкаручы.
Читайте нас: