Барлык яңалыклар
Новости
11 октябрь 2020, 16:35

“Җырлаучы чишмәләр” паркын төзекләндерү эшләре тәмамлануга бара

Һәр елга чишмәдән башлана. Яңартылган “Җырлаучы чишмәләр” паркы да безнең яраткан шәһәребезгә нур өстәячәк

Бәләбәй шәһәр буасын төзекләндерү проекты 2019 елда федераль грант откан иде. Әле аның эшләре тәмамлануга бара – төзелеш тиз арада финалга якынлаша.
Без барыбыз да “Җырлаучы чишмәләр” паркының яңадан ачылуын зур түземсезлек белән көтәбез.Тиздән халык йөзләгән кешенең хезмәт нәтиҗәсен күрә алачак!
Республика Башлыгы Радий Хәбиров бу объектның оригинальлеге һәм лаеклы тормышка ашырылуы турында берничә тапкыр билгеләп үтте.
Башкортстан шәһәрләрен үстерү институты тарафыннан тәкъдим ителгән шушы проект табигать потенциалын ачуга юнәлдерелгән.
– Бу Русиядә тиңдәшсез проект. Төзекләндерелгән бөтен территориядә уникаль технологияләр кулланылган, – дип сөйли төзелеш җитәкчесе Руслан Әминов. – Русиядә беренче тапкыр без төрле төстәге гаммалар һәм өслекләр урнаштырдык. Эштә кулланыла торган барлык материаллар да антивандаллар төркеменә карый, алар безгә озак вакыт хезмәт итәчәк.
Бәләбәйлеләрнең кызыксынучан карашыннан үзәк яр буенда барган зур үзгәрешләрне инде яшереп булмый. Су читендә агачтан ясалган күп баскычлы пляж, ә ярын кварц комы һәм яшел газоннан бизи. Буа тирәсендә балык тотарга яратучылар өчен махсус пирслар урнаштырылган.
– Уң як яр буйлап күңел ачу мәйданчыклары һәм балалар өчен уен зонасы төзекләндерелә. Барлык биналар да аз хәрәкәтләнүче гражданнар өчен махсус җиһазландырылган, – диде Руслан Назарович. – Хәзерге вакытта "Баблик-холз" мультифункциональ павильонын торгызу эшләрен тәмамлап киләбез. Ул ел әйләнәсендә эшләячәк. Су өстенә дүрт фонтан урнаштырылачак.
Барлык инженерлык челтәрләре – суүткәргеч, канализация, видеокүзәтү, хәбәр итү, яктырту системалары тулысынча яңартылган. Электр линиясе дә җир астыннан үткәрелгән.
Шәһәр халкының һәм килгән кунакларның хәвефсезлеген тәэмин итү өчен биредә 200 яктырткыч, 50 видеокүзәтү камерасы, 84 тавыш бирүче җайланма куелган.
Светлана Шириня.
Читайте нас: