Барлык яңалыклар
Новости
12 октябрь 2020, 12:45

Коронавирус белән җиңелчә авырган кешеләр кабат Covid-19 йоктырырга мөмкин

Билгеле мәгълүматлар буенча, коронавируска иммунитет авырудан соң алты ай узгач юкка чыга

Covid-19 коронавирусы белән җиңел формада авыручылар яңадан йоктырырга мөмкин, чөнки инфекциягә каршы иммунитеты юк. Бу хакта «Россия сегодня» агентлыгында онлайн-конференциядә медицина фәннәре докторы, йогышлы авырулар буенча табиб Николай Малышев сөйләде.
«Антитәнчек һәм күзәнәк иммунитеты алты айдан юкка чыга. Әмма җиңел формада авырган кешеләрнең сакланырга мөмкин булган иммунитеты юк», — диде табиб.
«Хәзер авыруны йоктырган кешеләр арасында икенче тапкыр авыручылар да булырга мөмкин», — диде ул.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: