Барлык яңалыклар
Новости
12 октябрь 2020, 19:05

Зифа Нагаевага Башкортстанның халык артисты исемен бирделәр

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров танылган җырлар авторы, композитор Зифа Нагаеваны бүләкләде

Татарстанның атказанган сәнгать хезмәткәре, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, танылган җырлар авторы Зифа Нагаева Башкортстанның халык артисты исеменә лаек булды.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров имзалаган «Дәүләт бүләкләре тапшырылган кешеләр» исемлегендә «Башкортстан халык артисты исеме композитор Зифа Нагаевага бирелә», дип язылган. Радий Хәбиров дәүләт бүләкләрен кичә тапшырды.
Башкортстанда яшәп иҗат итүче шагыйрә, композитор Зифа Нагаева «Гомерләр зая узмасын», «Бер вакыт кына», «Әйләнә дә килә җәйләр», «Гомерләр балкышы», «Балакаем» кебек бик күп популяр җырларның авторы
Зифа Нагаева үзе инстаграмдагы сәхифәсендә сөенечен уртаклашты һәм Радий Хәбиров белән төшкән фотосын куйды.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: