Барлык яңалыклар
Новости
13 октябрь 2020, 18:25

Башкортстан җитәкчесе хезмәткәрләрне өйдән эшләүгә күчерергә тәкъдим итте

Республика Башлыгы Радий Хәбиров эш бирүчеләргә хезмәткәрләрне өйдән эшләүгә күчерергә тәкъдим итте. Бу хакта ул сишәмбе хөкүмәттәге оператив киңәшмәдә белдерде

«Оешма-предприятие җитәкчеләренә мөмкин булганда кешеләрне читтән торып эшләүгә күчерергә тәкъдим итәм. Әлегә ниндидер процент куймыйм, әйдәгез, тәкъдим рәвешендә кабул итик. Азактан карарбыз», — диде ул.
Радий Хәбиров киң мәгълүмат чараларына коронавируска каршы көрәштә үз эшен көчәйтергә киңәш бирде.
Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгының оператив мәгълүматлары буенча, республикада коронавирус йоктыручыларның артуы күзәтелә. Тәүлек эчендә — 58 кеше.
Быел яздан алып республикада коронавирус инфекциясе йоктыруның 9 402 очрагы теркәлгән.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы. Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: