Барлык яңалыклар
Новости
13 октябрь 2020, 19:35

Башкортстанда мәктәп каникулын озайту турында карар кабул ителде

Башкортстанда мәктәп каникулын озайту турында карар кабул ителде. Бу хакта республика Башлыгы Радий Хәбиров хөкүмәттәге оператив киңәшмәдә белдерде

Укучыларның ялы шимбә, 17 октябрьдә үк башланып, 4 ноябрьгә тиклем дәвам итәргә тиеш, дип билгеләде республика җитәкчесе.
Республиканың мәгариф министры Айбулат Хажин сүзләренчә, хәзерге вакытта төбәктә 983 укучы кискен респиратор вирус инфекциясе белән чирли, тагы 200ләгән мәктәп яшендәге балага Сovid-19 диагнозы куелган. Шулай ук 150дән артык укытучыда коронавирус инфекциясе расланган. 4800гә якын укучы авырулар белән бәйләнештә булган өчен карантинда утыра.
«Гомум алганда, республиканың 29 муниципаль берәмлеге, бу яртысыннан күбрәк. Шуңа күрә инфекция таралу буенча килеп туган хәлне исәпкә алып, Сәламәтлек саклау министрлыгы белән каникулны бер атнага алданрак башларга тәкъдим итәбез. Ике атна белем бирү сыйфатына бер нинди дә йогынты ясамас», – дип билгеләде министр.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы. Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: