Барлык яңалыклар
Новости
13 октябрь 2020, 12:35

Якташларыбызның уңышы

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Фәнүр Ягафәров бер төркем матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре, мактаулы исемнәр тапшырды

«Башкортстан Республикасының атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре» исеменә лаек булучылар арасында Тузлыкуш авылы егетләре Илдус Камил улы Фазлетдинов белән Илдар Камил улы Фазлетдинов та бар. «Кызыл таң" гәзитенең җаваплы секретаре Илдар Камил улы һәм баш мөхәррирнең «Тулпар» журналы буенча урынбасары Илдус Камил улы Фазлетдиновларга әлеге мактаулы исем вакытлы һәм лаеклы бирелде. Алар икесе дә республика журналистикасына гына түгел, гыйлем үсешенә зур өлеш керткән фән кандидатлары да.
Без аларга яңа иҗади биеклекләр, хезмәт чәме, тормыш яме телибез!
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: