Барлык яңалыклар
Новости
14 октябрь 2020, 19:10

Республикада тәүлек эчендә пневмония белән чирләүнең 216 очрагы ачыкланган

Республикада тәүлек эчендә пневмония белән чирләүнең 216 очрагы ачыкланган. Бу 13 октябрьгә караганда 65 очракка күбрәк

Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, тәүлек эчендә пневмония белән чыгарылган пациентлар – 172.
Алдан хәбәр ителгәнчә, быел тугыз айда Башкортстанда 1505 кеше пневмониядән үлгән. Бу мәгълүматлар республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгыннан алынды. Шушы ук чорда 46 кеше коронавирустан вафат булган.
Үткән елда республикада гыйнвардан октябрьгә тиклем пневмониядән үлгәннәр күпкә аз – 860.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы. Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: