Барлык яңалыклар
Новости
14 октябрь 2020, 13:00

Уфада танылган виртуоз баянчы Айнур Фатыйхов фаҗигале вафат булган

Уфада билгеле музыкант, баянчы Айнур Фатыйхов фаҗигале вафат булган. Аңа 37 яшь иде

Мәдәният министрлыгында музыкантның үлемен расладылар, әлеге вакытта бөтен сәбәпләр ачыклана. Фатыйховлар гаиләсенең хастаханәдә ятуы билгеле.
Республика көне алдыннан Айнур Фатыйхов Ришат Төхвәтуллин белән чыгыш ясаган, дип хәбәр итте артистның коллегалары.
Айнур Фатыйхов 1983 елның 22 февралендә Уфада виртуоз баянчы, Башкортстанның халык артисты Хәлит Фатыйховның гаиләсендә туган. 2001 елда Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институты карамагындагы урта махсус музыка мәктәбен тәмамлый. Баян классы буенча белем ала.
1997 елда Айнур Швейцариядә «Дөнья кубогы» халыкара баянчылар конкурсында VII урынны яулый, шулай ук укыган елларында төрле халыкара конкурс-фестивальләрдә җиңеп чыга.
Укыган чагында ук аны Салават Фәтхетдинов, Айдар Галимов, Габделфәт Сафин кебек Башкортстанның һәм Татарстанның популяр җырчылары эшкә чакыра башлый. 2007 елда үзенең альбомын чыгара. Монда ул үзен җырчы буларак сынап карый. Баяннан тыш, Айнур курайда, төрле гармуннарда, аккордеонда, тальянда уйнады. Башкорт һәм татар эстрадасында киң билгеле иде.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы. Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: