Барлык яңалыклар
Новости
15 октябрь 2020, 18:45

Кытайның Наньчан шәһәре Уфага бер тапкыр кулланыла торган 20 мең медицина битлеге бүләк итте

Башкортстанның башкаласы белән күптәнге дуслык җепләре бәйләгән Наньчан шәһәре (Кытай) Уфага бушлай бер тапкыр кулланыла торган медицина битлекләре җибәрде

Хәбәр ителүенчә, яңа инфекциянең таралуына юл куймау буенча искәртү чаралары барышында 20 мең данә битлек тарату күзаллана.
2016 елның 14 июлендә Уфа һәм Наньчан шәһәрләре арасында тугандаш мөнәсәбәтләр турында меморандумга кул куелды. Кул куелган меморандум чикләрендә очрашыулар, берлектәге чаралар оештырыла.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы. Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: