Барлык яңалыклар
Новости
15 октябрь 2020, 16:45

Роспотребнадзор коронавирус аркасында кәгазь акча кулланмаска киңәш итте

Вирус кәгазь купюраларда 24 сәгать сакланырга мөмкин

Яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе кәгазь купюраларда озак вакыт активлыгын сакларга мөмкин булганлыктан, банк хисабы аша исәп-хисап ясау яхшырак. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Русия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенә (Роспотребнадзор) сылтама белән хәбәр итә.
Әйтик, «Вектор» үзәге белгечләре вирусның кәгазь купюраларда – бер тәүлек, тимер акчаларда өч сәгатькә якын саклануын ачыклаган.
«Коронавирус инфекциясенә юл куймас өчен кулдагы акча белән исәп-хисап ясаганнан соң кулларны дезинфекцияләү чаралары белән эшкәртергә яки сабынлап юарга киңәш ителә», – дип искәрттеләр Роспотребнадзорда.
Элегрәк Австралия үзәге тикшеренүчеләре белдергәнчә, вирус +20 градуста пыяла, виниль, тутыкмый торган корыч, кәгазь һәм пластик банкнотларда 28 көнгә якын яшәүгә сәләтлелеген сакларга мөмкин.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: