Барлык яңалыклар
Новости
15 октябрь 2020, 10:45

«Шүлгәнташ» тыюлыгы 17 октябрьдән экскурсияләрне туктата

«Шүлгәнташ» тыюлыгы җитәкчелеге үзенең сайтында туристларны 17 октябрьдән 1 ноябрьгә тиклем экскурсияләрне туктатулары турында искәртә

Кунак өйләренә бер кем дә урнаштырылмый, Шүлгәнташ мәгарәсе дә ябыла. Бу чаралар пневмония һәм коронавирус белән чирләгәннәрнең артуына бәйле кабул ителде, дип белдерделәр тыюлыкта. Туризм – пандемиядән нык зыян күргән тармакларның берсе, аны тергезү өчен ике ел чамасы кирәк, дип исәпли белгечләр.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы. Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: