Барлык яңалыклар
Новости
16 октябрь 2020, 10:45

Башкортстан Башлыгы киңәшмәләрне онлайн форматта гына үткәрергә кушты

«Шәһәр һәм район хакимиятләре бинасына битлексез керү тыела, кешеләрнең саклану чаралары булмаса, аларны битлекләр белән тәэмин итәргә», - диде Башкортстан Башлыгы

Төбәк Башлыгы барлык Хөкүмәт әгъзаларына, министрларга, шәһәр һәм район хакимияте башлыкларына, төрле ведомство җитәкчеләренә киңәшмәләрне гадәти форматта үткәрүне тыйды.
«Барлык киңәшмәләрне онлайн форматында, зумда үткәрегез, анда ничек эшләргә икәнлеген инде барыгыз да белә. Бу ни өчен мөһимме? Хакимиятнең төрле дәрәҗәдәге органнарында уннарча мең кеше эшли, үзеңне саклау һәм үз мисалыңда халыкка бүгенге шартларда үзеңне ничек тотарга кирәклеген күрсәтү мөһим», - диде ул.
Шулай ук шәһәр һәм район хакимиятләре бинасына битлексез керү тыела, кешеләрнең саклану чаралары булмаса, аларны битлек белән тәэмин итәргә тиешләр. «16 октябрьдә республика Башлыгы администрациясенең контроль идарәсе хезмәткәрләре минем йөкләмәнең, шулай ук барлык хакимият органнарында һәм хакимият органнары карамагындагы учреждениеләрдә битлек режимы үтәлешен тикшерә башлаячак», - диде Радий Хәбиров.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: