Барлык яңалыклар
Новости
16 октябрь 2020, 20:05

Башкортстан синоптиклары ял көннәренә һава торышын хәбәр итте

Башкортстан синоптиклары ял көннәренә һава торышын хәбәр итте

Башгидромет мәгълүматлары буенча, шимбә бераз яңгыр көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан, юнәлешен төньяк-көнбатышка үзгәртеп, талгын. Кайсыбер районнарда көчлерәк исүе мөмкин.
Һава температурасы төнлә 4-9 градус җылы, төньякта – 1гә тиклем. Көндез 7-12 градус, көньякта һава 17 градускача җылына.
Якшәмбе урыны белән бераз яңгыр көтелә, төнлә кар катыш. Җил көнбатыштан, юнәлешен көньякка үзгәртеп, талгын.
Һава температурасы төнлә -1-6 градус, көндез 8-13 градус җылы була.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы. Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: