Барлык яңалыклар
Новости
17 октябрь 2020, 12:30

Төмәндә иң оста чәк-чәк пешерүчене сайлаячаклар

Җиңүчеләрне 23 октябрьдә бүләкләячәкләр

Төмәндә иң оста чәк-чәк пешерүчене сайлаячаклар. «Чәк-чәк» конкурсына гаризалар 19 октябрьгә кадәр кабул ителә. Анда катнашырга кондитер-профессионаллар һәм аш-су осталары чакырыла. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Тавыш бирү онлайн-форматта ВКонтакте татар мәдәнияте үзәгенең рәсми битендә 19 октябрьдән 22 октябрьгә кадәр узачак. Җиңүчеләрне 23 октябрьдә бүләкләячәкләр.
Чара «Чәк-чәк party» Халыкара яшьләр акциясе һәм Төмән татар мәдәнияте үзәгенең 20 еллыгына багышланган бәйрәм чаралары кысаларында оештырылды.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: