Барлык яңалыклар
Новости
18 октябрь 2020, 18:25

Русиядә 12 мең сумлык ковидка каршы препарат яшәү өчен мөһимнәр исемлегенә кертелде

Русия хөкүмәте фавипиравирны яшәү өчен мөһим дарулар исемлегенә кертте. Димәк, дәүләт аның хакын көйләй, ул азрак очсызланырга тиеш

Яңа коронавирус инфекциясен дәвалауда кулланылган фавипиравир нигезендә ачык сатуда булган өч дару чыгарыла. Алар — «Авифавир» (8 мең сум чамасы), «Арепливир» (12 мең сумнан артык) һәм «Коронавир» (12 мең сумга якын). Федераль монополиягә каршы хезмәт белән сөйләшеп килешкәч, аларның хакы төшәргә тиеш, тик артык нык түгелдер, дип исәпли фармакология базарында катнашучылар.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы. Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: