Барлык яңалыклар
Новости
18 октябрь 2020, 12:45

Русиядә 2020 елның 31 декабре ял көне дип игълан ителде

Февраль аенда русиялеләрнең өч ял көне булачак - 21-23 февраль

2020 елның 31 декабре Русиядә эшләми торган көн булачак. Бу хакта РФ Министрлар Кабинеты сайтында бастырылган карарда хәбәр ителә.
Шулай ук 2 һәм 3 гыйнварга туры килә торган шимбә һәм якшәмбе ял көннәре дә күчереләчәк.
Моннан тыш, 20 февраль (шимбә) ялы 22 февральгә (дүшәмбегә) күчерелә. Шулай итеп, февраль аенда русиялеләрнең өч ял көне булачак - 21-23 февраль.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: