Барлык яңалыклар
Новости
19 октябрь 2020, 10:50

Башкортстан синоптиклары өч көнгә һава торышын хәбәр итте

Бу атнада Башкортстанда яңгыр явуы фаразлана

Республика синоптиклары хәбәр итүенчә, дүшәмбе, 19 октябрьдә, урыны белән бераз яңгыр көтелә. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан талгын, урыны белән көчәючән. Һава температурасы көндез +13, +18 градус.
Сишәмбе, 20 октябрьдә, урыны белән кыска вакытлы яңгыр ява. Җил көньяктан, юнәлешен көнбатышка үзгәртеп, талгын. Һава температурасы төнлә +2, +7, көндез +6, +11, көньякта +16 градуска тиклем.
Чәршәмбе, 21 октябрьдә, төнлә урыны белән бозлавык фаразлана, автомобиль юлларының аерым участкаларында бозлавык, көндез республикада бераз яңгыр һәм кар явуы ихтимал. Җил көнбатыштан талгын. Һава температурасы төнлә +1, -4кә тиклем, көндез +3, +8 градус.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы. Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: