Башкортстан биләмәсендә яңа коронавирус инфекциясе таралу хәвефенә бәйле югары әзерлек режимын кертү турындагы указга тиешле үзгәрешләр 19 октябрьдә кертелә. «Норма популяр түгел, ләкин без шушы адымга барабыз, — дип белдерде республика җитәкчесе Радий Хәбиров. — Рестораннарда һәм башка туклану урыннарында корпоративлар, ягъни күмәк кеше катнашлыгындагы чаралар үткәрүне тыярга. Корпоративларны, банкетларны – боларның барысын да соңрак вакытка күчерәбез. Безгә үпкәләмәсеннәр. Югыйсә соңыннан шушы рестораннарны яба башларбыз, ә без алай эшләргә теләмибез».