Барлык яңалыклар
Новости
20 октябрь 2020, 16:35

Алинә Заһитова быел ярышларда катнашырга җыенмый

2019 елның декабрендә Заһитова фигуралы шуу буенча ярышларда катнашуын бер сезонга туктатып торуы турында игълан итте

Фигуралы шуу буенча Олимпия, дөнья һәм Европа чемпионы Алинә Заһитова быелның ахырына кадәр ярышларда катнашмаячак. Бу хакта ТАСС агентлыгы бер-берсенә бәйле булмаган ике чыганакка сылтама белән хәбәр итә.
Элегрәк 18 яшьлек спортчы, «Ледниковый период» проектында алып баручы ролендә чыгыш ясау сәбәпле, Русия җыелмасының контроль прокатларында катнашмаячагы турында белдергән иде.
«Бу сезонда Заһитованың Гран-прида, шулай ук Русия Кубогы һәм ил чемпионаты этапларында чыгыш ясау белән бәйле планнары юк», – диде агентлыкка чыганакларның берсе.
Шул ук вакытта, икенче чыганак спортчы киләсе сезонда бозга әйләнеп кайтырга мөмкин дип белдерде.
2019 елның декабрендә Заһитова фигуралы шуу буенча ярышларда катнашуын бер сезонга туктатып торуы турында игълан иткән иде. Шуннан бирле ул бер турнирда да катнашмады.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: