Барлык яңалыклар
Новости
20 октябрь 2020, 19:55

Республикада тәүлек эчендә коронавирус йоктырганнар тагы 68 кешегә арткан

Башкортстанда тәүлек эчендә, 20 октябрьгә мәгълүматлар буенча, коронавирус йоктырганнар тагы 68 кешегә арткан

Пандемия башланганнан алып чирлеләрнең гомум саны 9 877гә җиткән.
19 октябрьдән 20сенә 69 пациент терелгән.
Әле 1075 кеше дәвалана: 132се – стационарда, 943е авыруны җиңел формада үткәрә һәм өйдә дәвалана, дип хәбәр итте республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы. Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: